Мөфти AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашты

26 декабрь 2025 ел 14:01
Мөфти AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашты

Бүген, Раҗәб аеның 6нчы көнендә (26нчы декабрьдә), Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Kuwait Finance House Шәригать идарәсе рәисе, шәех, доктор Сәйед Мөхәммәд Әл-Сәйед Абдулраззак Әл-Табтабае, финанслар буенча директор – AAOIFIның Россиядәге вәкиллек үзәге директоры Әмир Әл-Муса һ.б. катнашты.

Кунаклар һәм Мөфти белән очрашуда катнашучылар Галиев мәчетендә җомга намазы укыды.

Бәһрәйн шәехе Мөфти Камил хәзрәткә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам финанслары өлкәсендәге хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт кунакларны татар халкы мәдәниятендә ислам тарихы һәм татар халкының бай дини мирасы белән таныштырды. Ул шулай ук Татарстан мөфтияте эшчәнлегенең ислам финанслары өлкәсендәге төп юнәлешләре һәм федераль закон кысаларында тормышка ашырыла торган партнерлык финанслары буенча экспериментның уңышлы гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Әйтик, Татарстан Диния нәзарәтендә Россия ислам институты белән берлектә кыска вакыт эчендә 18 финанс оешмасы өчен 25ләп ислам финанс продукты эшләнде. Алар арасында мөселманнарның төп ихтыяҗларын капларлык ипотека, банк карталары, исәп-хисап счетлары, лизинг, факторинг, эквайринг, поручительство, пенсия тупланмалары, кэшбэк, инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр, өлешләп түләү кебек продуктлар бар.

Моннан тыш, РИИда Россиядә беренче AAOIFI имтихан үзәге эшли, анда ислам финанслары буенча сертификацияләнгән белгечләр әзерлиләр. Бүгенге көндә Татарстан Диния Нәзарәте системасында AAOIFI сертификатына ия булган 8 белгеч эшли.

Бүгенге көндә AAOIFI – партнерлык финанславын халыкара практикада җайга салу мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бердәнбер халыкара оешма. Моннан тыш, ул ислам банкингы өлкәсендә эшләүче экспертларның белем-күнекмәләрен раслау белән шөгыльләнә.

Очрашу истәлеге итеп Мөфти кунакларга Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы