Казанда олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алачаклар

15 гыйнвар 2026 ел 13:27
Казанда олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алачаклар

Иртәгә, Раҗәб аеның 27 нче көнендә (16 гыйнварда), күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 208 ел тулу уңаеннан, искә алу чаралары уза.

Очрашу Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында мөселман дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм журналистлар катнашында узачак.

16 гыйнварда иртәнге сәгать 9:00 дә Казан мөселманнары һәм Татарстан башкаласы кунаклары Коръән аятьләрен уку һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең рухы өчен дога кылу өчен  җыелачак.

Очрашуны Казанның “Мәрҗани” мәчете оештыра.

Яңа татар зираты Пригородная ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан.

Моннан тыш, иртәгә җомга намазыннан соң “Мәрҗани” мәчете мәхәлләсе кешеләре дә Шиһабетдин Мәрҗанинең рухына дога кылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы