Нәзарәт 2026нчы елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде

19 гыйнвар 2026 ел 12:06
Нәзарәт 2026нчы елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде

2026нчы елның 18нче февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2026нчы елның 19нчы февралендә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2026нчы елның 18нче февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16нчы мартта.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19нчы мартта.

Ураза бәйрәме быел 2026нчы елның 20нче мартына (җомга) туры килә. Татарстан шәһәрләре өчен: сәг. 6.30-да – Коръән уку, сәг. 7.00-дә – вәгазь, сәг. 7:30-да – гает намазы. Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать вакыт узгач уку тәкъдим ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы