"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 1600 пар йон оекбаш бәйләделәр!

22 гыйнвар 2026 ел 16:07
"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 1600 пар йон оекбаш бәйләделәр!

Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Акция кысаларында мөслимәләрне сугышчыларга җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Мәчет тарафыннан акция  2025 елның 15 декабреннән алып 2026 елның 15 гыйнварена кадәр икенче тапкыр оештырылды.

Акциядә Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты. Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 1600 пар йон оекбаш бәйләнде! Бүген мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Мөфтиятенә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды.

Моннан тыш, мәхәллә кешеләре мәчеткә кием-салым (футболкалар, шапкалар, перчаткалар һ.б.) һәм бозылмый торган азык-төлек (чәй, чәк-чәк, сохари, кәнфитләр, токмачлар һәм башка ризыклар) алып килде.

Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыктагы сугышчыларга барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга турыдан-туры  кулларына тапшыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы