ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубайдагы Халыкара аккредитация үзәгеннән (EIAC) аккредитация алды. Комитет рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошниковка сертифатны Әмирлекләрнең халыкара аккредитация үзәге генераль директоры Әминә ханым Әхмәт Мөхәммәт шәхсән үзе тапшырды.
Тантанада шулай ук Татарстанның Инвестицияләр үсеше агентлыгы хезмәткәрләре – җитәкче урынбасары Марина Епифанцева, белгеч Римма Ишкулова, Мәскәүдән килгән сертификацияләү органнары вәкилләре, шулай ук үз продукциясен Әмирлеккә җибәрергә ниятләгән эшкуарлар катнашты.
"Комитет тарафыннан зур эш башкарылды, ул Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыклары, бу зур эшкә үз көчен салган ведомстволар һәм структуралар ярдәменнән башка уңышка ирешә алмас иде. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе дә зур булышлык күрсәтте. Аларның ярдәме – бәяләп бетергесез», – диде Аббяс хәзрәт Шляпошников.
Дубайдагы EIAC халыкара аккредитация үзәге бөтен дөньяда «Хәләл» стандарты буенча туры килгәнлекне бәяләү органнарына аккредитация бирә. 2025 ел дәвамында EIAC ягыннан җитди эш башкарылды: сыйфат менеджменты системасы, аудиторларның һәм техник аудиторларның белеме һәм тәҗрибәсе, документлар, Комитет эчендә оештыру системасы тикшерелде. Гарәп ягы вәкилләре ике атна дәвамында предприятиеләрдә Комитет белгечләренең белем һәм күнекмәләрен бәяләде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты матбугат хезмәте материаллары буенча.




