Шәгъбан аеның 18 нче көнендә (6 февральдә) ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде. Тантанага балаларын ялгыз тәрбияләүче әниләр, авыру һәм тол, авыр хәлдә калган хатын-кызлар, күпбалалы гаиләләрдән яшүсмерләр, кызчыклар – барлыгы 55 кеше килде. Аларны Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова сәламләде.
Бәйрәмне «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Ганиева алып барды. Тиздән Рамазан ае җитү сәбәпле, программада рухи якка өстенлек бирелде. Кунаклар «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме педагогы Наилә Әхмәтгалиеваның хиҗабның кыйммәте турында вәгазен тыңлады. Аннан соң бәйрәм матур итеп яулык бәйләргә өйрәтү һәм брошка ясау буенча мастер-класслар белән дәвам итте. Аларны «Бәхет ачкычы» иҗат төркеме педагогы Сафия Попекова һәм мөслимәләр өчен Veil кием-салым һәм баш киемнәре брендына нигез салучы Римма Кашапова уздырды.
Соңыннан кунакларны тәмле чәй белән сыйладылар, башка хәйриячеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чарада катнашучылар оештыручыларга кызыклы кичә өчен рәхмәт әйтте.
Аллаһы Тәгалә бу чарага катнашы булган һәркемнең изге ниятләрен һәм гамәлләрен кабул итсен.



























