Мөфти Камил хәзрәт – ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында

10 февраль 2026 ел 15:13
Мөфти Камил хәзрәт – ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында

Бүген, шәгъбан аеның 22нче көнендә (10нчы февральдә), ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты, ул Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы форматында узды.

Җыелышның шәрәфле кунаклары арасында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һ.б. бар иде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы барышында ведомствоның 2025нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы