Арча мөхтәсибе - Кушлавыч авылында
07 март 2019 ел 16:26
Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Кушлавыч авылында булды. Биредә имам-хатыйб сайлау булып узды, Бикчәнтәев Әсфәндияр хәзрәт лаеклы ялга чыкты. Быел Әсфәндияр хәзрәткә 83 яшь тулды, аңа хезмәте өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Шулай ук җыелышта авыл җирлеге җитәкчесе Альбина ханым Мөхәммәтгалиева да катнашты. Җәмәгатькә Илнур хәзрәт Хоссамов тәкъдим ителде һәм ул бертавыштан Кушлавыч авылы имам-хатыйбы итеп билгеләнде.
Соңгы яңалыклар
19 сентябрь 2025 ел 16:01
02 сентябрь 2025 ел 11:46
21 июль 2025 ел 16:01
25 февраль 2025 ел 12:36