Мөселман дөньясы Мәүлид аена кереп барганда, Лениногорск мөхтәсибәтенең Зәй-Каратай авылы мөслимәләре, Пәйгамбәребезне ﷺ искә алу нияте белән, беренчеләрдән булып бик күркәм чара уздырды. Рәсүлебезнең ﷺ тормыш юлы һәм яшәү рәвешен, холкын искә алдылар, аның турында мөнәҗәтләр башкардылар, салаватлар әйттеләр.
Районыбыз мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүповның үтемле вәгазе нур өстенә нур булды. Ләйлә ханым барысына да салаватлар турында китапчык таратты. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова чараны күңел түренә үтәрлек иттереп алып барды.
Соңыннан мәдәният йортыннан бөтенесе дә мәчеткә таба юнәлделәр. Ашханәдә ашап эчеп, дога кылдылар. Оештыручылар күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Шушы чарада катнашкан кешеләрдән Аллаһ риза булсын.