Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чит ил гражданнарының хокук бозуларын кисәтү буенча эшче төркеменең утырышында катнашты

10 декабрь 2015 ел 16:13
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чит ил гражданнарының хокук бозуларын кисәтү буенча  эшче төркеменең утырышында катнашты

Бүген ТР халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәрендәге чит ил гражданнарының хокук бозуларын кисәтү буенча  эшче төркеменең утырышы булды.

Анда ТР хөкүмәте вәкилләре, Казан шәһәре башкарма комитетының структур бүлекчәләренең җитәкчеләре, каланың район башлыкларының урынбасарлары, дин әһелләре, югары уку йорты, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

“Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә. Без балаларыбызның, яшьләребезнең, студентларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Аларның мәдәният, спорт белән кызыксынуларын хупларга һәм патриотик тәрбия бирү өстендә эшләргә кирәк. Шул вакытта аларның шикле оешмаларга керергә вакыты да, теләге дә калмый”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова.

“Терроризмга каршы көрәшне социаль институтларны ныгытудан башларга кирәк. Нәкъ менә гаиләдә балаларыбыз дин нигезләре белән таныша башлый, патриотизмга өйрәнә, нәсел тарихын белә”, - дип билгеләде мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Утырыш барышында катнашучылар Казанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, миграцион вәзгыять, яшьләр белән эшләү, чит ил студентларын укыту һ.б. темаларга кагылышлы докладлар яңгырады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы