Бөгелмә мөхтәсибәте "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивалендә катнашырга чакыра

17 февраль 2016 ел 10:06
Бөгелмә мөхтәсибәте "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр фестивалендә катнашырга чакыра

13 мартта  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә «Зәйтүнә» республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра.

Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион Хәнәфи мәзхәбенә дәгъват кылу максатыннан  үткәрелә.

 Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән  гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә.

Конкурста балалар 7 яшьтән алып катнаша ала, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән.

Бәйге ике номинациядә үтә: “Ялгыз башкаручылар”, “Ансамбльләр”.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

 Гаризаларны  riad-rafis@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 8 937 577 37 24 яки 4-16-98 (Бөгелмә үзәк мәчете).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы