20 февральдә Сарман районының “Старт” чаңгы базасында мөселман командалары арасында кышкы спартакиада ярышлары үткәрелде. Әлеге спорт чарасында Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Чирмешән, Аксубай, Яр Чаллы районнары мөселманнары катнашты. Алар чаңгы шууда, бау тартуда, өстәл теннисында ярыштылар.
Командалар арасында кукмаралылар беренче урынны алды. Икенче урында – Сарман, өченче урында – Азнакай.
Әлеге чарада Чирмешән районы мөселманнары да актив булды, дип дип хәбәр итәләр Чирмешән районы мөхтәсибәте. Әйтик, алар бау тартуда беренчелеккә чыктылар.






