Бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Әбу-Даби шәһәре үзенә төрле илләрдән дин галимнәрен җыйды. “Экстремизм барлыкка килү сәбәпләре. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?” дигән темага багышланган сөйләшүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Голәмәләр шурасы баш секретаре, РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалеев та катнаша.
Татарстан мөфтие Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре кысаларында ислам галимнәре белән аралашты һәм дөньякүләм билгеле ислам галимнәре хезмәтләре белән танышты.
Камил хәзрәт Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең (р.г.) китабында татар галиме Шиһабеддин Мәрҗани һәм Казанда басылган китаплар турында язылганын билгеләп узды. “Әлеге тарафларда нәшер ителгән басмалар күп сандагы кулъязмалардан кыйммәтлерәк. Аларны күптәннән инде табу авыр”, - дип язган ислам галиме.





