21 нче мәртәбә уздырылган “ГАЛФУД” азык-төлек сәнәгате һәм кунакханә бизнесы ярминкәсе кысаларында нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов Гарәп Әмирлекләренең Стандартлаштыру һәм метрология агентлыгы җитәкчесе Габдуллах Габделкадер Әл-Мәени белән очрашты.
Хәйдәр хәзрәт Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитетының Фарсы култыгы илләре белән хезмәттәшлек итүе хакында сөйләште. Әлеге сөйләшү нәтиҗәсендә, Россия хәләл җитештерүчеләрен Фарсы култыгы илләрендә тәкъдим итү мөмкинлекләре карала.
Габдуллах Габделкадер Әл-Мәени Татарстандагы “Хәләл” стандарт комитеты эшчәнлеге белән танышкач, комитетның зур потенциалга ия булуын ассызыклады. Стандартлаштыру һәм метрология агентлыгында тулы аккредитация үтәргә киңәш итте. Бу адым “Хәләл” стандарт комитеты сертификацияләгән продукциянең Фарсы култыгы илләрендә кабул ителгән стандартларга туры килүенә дәлил булып торачак.




