Бүген, Раҗәб аеның 4нче көнендә (24нче декабрьдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе – 2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында булды.
«Бу чара – хезмәт коллективларын һәм аларның җитәкчеләрен республикабыз үсешенә керткән өлешләре өчен билгеләп үтү, шулай ук уртак эшебезгә йомгак ясау өчен яхшы мөмкинлек. Татарстан үзенең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен дәвам итә. Әлбәттә, мондый нәтиҗәләргә ил җитәкчелегенең һәм шәхсән безнең Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның үзгәрешсез ярдәме, шулай ук Сезнең белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәсендә ирешелде. Барыгызга да тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте фотолары һәм материаллары файдаланылды




