27 февральдә Чаллының “Хәләл үзәге”ндә шәһәр хаҗилары мәҗлесе узачагы турында хәбәр иткән идек инде. Билгеләнгән вакытка бу көнне хаҗиларның шактый өлеше җыелды. Килүчеләр арасында шулай ук әле хаҗ кылмаган, әмма аңа әзерләнүчеләр, гомумән хаҗ гыйбадәте белән кызыксынучылар да бар иде. Алар биредән үзләре өчен шактый бай мәгълүмат алып киттеләр.
Бер уңайдан шуны да әйтик, үзәк мөселманнар өчен берсеннән-берсе эчтәлеклерәк чаралар оештыруны үзенә бурычы итеп саный. 27-29 ноябрьдә биредә ислам китаплары күргәзмәсе эшләгән иде. Март аенда дини уку йортлары вәкилләре белән очрашу уздыру ният ителә. Бу чаралар Диния нәзарәте катнашында Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең актив булышлыгында үткәрелә.
Һәр мөселман чарасы кебек үк хаҗиләр мәҗлесе дә Коръән укудан, дога кылудан башланды. Аннары килүчеләрне Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “ДУМ РТ ХАДЖ” менеджеры Илнур хәзрәт Ахунов сәламләде. Шуннан соң халыкны пылау, чәй белән сыйлау булды. Өйлә намазыннан соң мәҗлестә катнашучылар Нияз хәзрәт Сабировның Исламның бишенче баганасы хакындагы эчтәлекле вәгазен тыңладылар, сорауларга җаваплар бирелде. Чара ахырында мәҗлестә катнашучыларга бүләкләр өләшенде.



