Алабуга имамнарының соңгы җыелышында район мөхтәсибәте каршында Аксакаллар шурасын оештыру турында килешенгән иде. Аның рәисе итеп Нур мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Шәйхетдинов сайланды.
Кичә үзәк мәчеттә яңа оешманың беренче җыелышы булды. Җыелышта ТР Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов катнашты. Монардан тыш, Айрат хәзрәт Алабуга мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән бергә район башлыгы Геннадий Емельянов белән дә очрашып, оешманың максатлары һәм якын арадагы планнары белән уртаклашты.



