Буа мәдрәсәсе 1805 елны ачылган Татарстан Республикасының иң борынгы дини уку йортларының берсе. Биредә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укыган. Совет елларында ябылып 1997 елны Буа мәдрәсәсе яңадан үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көндә мәдрәсәдә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрдә уңышлы укулар бара, 9 укытучы 200 дән артык укучыга дини белем бирә.
Аллаһның рәхмәте белән Буа мәдрәсәсенә төзелү шарты нигезендә элеккеге тарихи җире кайтарылды. Буа мөселманнары өчен бик зур шатлыклы вакыйга булды. Бүгенге көндә балаларга яштән дини белем һәм тәрбия бирү ихтияҗы зур булганлыктан мәдрәсәнең эшчәнлеген киңәйтү максатында яңа бина төзелешенә проект ясалды. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Буа районы администрациясенән төзелешкә тиешле рөхсәт алды. 2015 елның 10 октяберендә тантаналы рәвештә күп догалар кылынып 1 нче ташы куелды. Бүгенге көндә бу изге эшкә Буа мөселманнарыннан 250 меңгә якын акча җыелды...
Төзелешне башлап җибәрүдә Сезнең ярдәмегезне сорыйбыз.
БИНАНЫҢ ПАСПОРТЫ:
Адресы: 422430, ТР Буа шәһәре, К.Либкнехт урамы 77
Гомуми мәглүмат: Цоколь этажлы 2 катлы бина, 15,2 х 12 метр
Гомуми мәйданы: 516,87 кв.м.
Төзүче: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы
мөселманнарының Диния нәзарәте, Буа мәдрәсәсе
Проектировщик: ООО «ГеостройПроект» г.Казань
Төзлешкә рөхсәт: №RU16514000-106-c
Максаты: Балаларга дини белем һәм тәрбия бирү үзәге
Төзлешкә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Р/с 40703810801099000038, к/ч 30101810000000000805,
БИК 049205805, в ОАО “АК БАРС” БАНК г.Казань
ИНН 1614004168, КПП 161401001 МРО-Буинское медресе ЦРО-ДУМ РТ
Белешмәләр өчен телефон: 89276735357 (Габдрәүф хәзрәт), 8(84374) 3-70-71
Изгелекләрегезне Аллаһ Тәгалә кабул итсен!






