Камил хәзрәт Премьер-министр Бодо Рамеловны татарлар тарихы белән таныштырды

20 апрель 2016 ел 17:44
Камил хәзрәт Премьер-министр Бодо Рамеловны татарлар тарихы белән таныштырды

Бүген, 20 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тюрингия ирекле дәүләте (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Бодо Рамеловны Кол Шәриф мәчете, татарлар тарихы белән таныштырды.

Мәгълүм булганча, Премьер-министр Бодо Рамелов җитәкчелегендәге Тюрингия делегациясе Казанга “Татарстан-Тюрингия” икътисади форумында катнашу максаты белән килде. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында үзара хезмәттәшлеккә күрсәтелгән теләктәшлек өчен Тюрингия Премьер-министрына, Россия һәм Германия илләре җитәкчелегенә төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Мөфти Кол Шәриф мәчетендә узган очрашу вакытында мөхтәрәм чит ил кунагына мөфтият эшчәнлеге хакында сөйләде. Традицион ислам кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән проектлар һәм татар халкының тарихи сәхифәләре белән таныштырды. Бодо Рамелов үз чиратында республикадагы милләтара һәм дустанә мөнәсәбәтләргә соклануын һәм юнәлештәге тәҗрибә белән кызыксынуын белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы