Бүген Аксубай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы булды. Чарага ТР Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов һәм район башлыгы Камил Камалов чакырулы иде.
Җыелышны Аксубай районы башлыгы Камил Камалов башлап җибәрде. Җитәкче имамнар белән райондагы дини тормыш хакында сөйләште, имамнарның чит дини агымнарга каршы торуда эшчәнлекләренең әһәмиятен билгеләде, үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Очрашу барышында Болгар җыенына һәм якынлашып килүче Рамазан аена әзерлек чаралары хакында фикерләштеләр.




