Бүген Галиев мәчетендә ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия ватандашларының Халыкара советы Президиумы рәисе, Сергей Рахманинов исемендәге Париж консерваториясе ректоры Петр Шереметев белән очрашты.
Мөфти мөхтәрәм кунакка республика мөселманнарының яшәеше турында сөйләде, Диния нәзарәтенең татар дин галимнәренең мирасын барлауга юнәлдерелгән проектлары белән таныштырды, кунакның дин өлкәсенә кагылышлы сорауларына да җавап бирде һәм Галиев мәчетең бай тарихында да тукталып үтте.
Мәгълүм булганча, Петр Шереметев Россиядә генә түгел, ә Европада да билгеле шәхес. Аның нәсел шәжәрәсе Рюриклар һәм Романовларга барып тоташа. Графның нәсел җебе Петр I, фельдмаршал Суворов һәм Кутузов кебек шәхесләр белән дә бәйле. Петр Шереметев белеме буенча архитектор,1957 елда Сан-Паолода уздырылган халыкара архитектура һәм сәнгать конкурсы лауреаты, 1959 елда Париждагы архитектура мәктәбенең беренче лауреаты.




