Быел да республика районнарында һәм Казанда мәчетләр төзү дәвам иттерелә. Мисал өчен, Мөслимдә Корбан гаетенә 450 урынлы мәчет ачылу ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА генераль директоры Шамил Садыйков уздырган “Изге Болгар җыены” нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 8 меңләп кеше яшәгән Мөслим район үзәгенә 1 мәчет кенә аз һәм, шунлыктан, Аллаһ йортының икенчесен салырга ниятләгәннәр. Моннан тыш, Лениногорск районында 150 кешелек мәчет төзелә. Аның манарасы инде әзер.
Нурлат районында меценатлар ярдәмендә шулай ук икенче мәчет сафка бастырыла. Аның гомуми мәйданы 800 кв.м. булачак, ул тагын бер елдан соң ачылыр дип көтелә.
Казанның Вороновка бистәсендә, Казансу яр буендагы Федосеев урамында да яңа мәчетләр төзелә башлаган.
Камил хәзрәт сүзләренчә, яңа мәчет салыр алдыннан, имам өчен яшәү урынын да кайгырта башлаганнар.
Казан, 23 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова



