19 майда Республиканың хәрби җыелма пунктында “Ачык ишекләр көне” булды. Әлеге чара кысаларында “Хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр белән төрле конфессия вәкилләренең эшләү тәртибе һәм оештырылган чаралар” дип исемләнгән брифинг узды. Анда Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев катнашты һәм яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү хакында сөйләде.
Мәгълүм булганча, нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәрдаим армия хезмәтенә алынучы егетләр белән һәм Казан югары хәрби команда училищесы укучылары белән очрашып, вәгазьләр сөйли һәм динебез кыйммәтләрен аңлаткан чаралар оештыра.








