Бүген Казан үзәгендә мохтаҗлар өчен “бутик” ачылды. Биредә язмыш тарафыннан кыйналган, тормыш авырлыкларына дучар ителгәннәр өчен киемнәр тәкъдим ителә... “Зәкәт” фонды оештырган кибет беренче клиентларын кабул итәргә дә өлгерде...
Республикабызда хәйриячелек җәмгыятебезнең аерылгысыз өлеше булып тора. ХIХ гасырда татар яшәешендә активлашкан бу күренеш тормышта яңадан үз урынын ала башлавы беркемгә дә сер түгел. Заманында милләт байлары мәчетләр, мәдрәсәләр салдырган бит, зиратларны тәртиптә тоткан һәм башка игелекле эшләре белән дан казанган. Шуларның матур үрнәге булып хәзер дә Татарстанда игелекле эшләргә киң мәйдан бирелә. Дөрес, кайберәүләр өчен башкаларга карата мәрхәмәтле булу җиңел гамәлләрдән түгел, шулай да арабызда изге күңелле кешеләр күбрәк, диясе килә. “Тирә юньдәгеләргә игътибары булу, вакытында ярдәм кулы сузу тәрбиядән дә килә торган гамәлдер. Без боларның барысын да гаиләдә күреп үстек. Шәхсән үзем Актаныштан булгач, безне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев рухландырып тора. Ул үзе дә бит Болгар, Зөя борынгы җирләрдә гаять зур эшләр башкара. Хәйриячелекне даими алга сөрә, башкаларны үз артыннан ияртә. Менә бүген ачылган кибет аркылы без күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, гомумән, авыр тормыш хәлендә калучыларга киемләтә ярдәм итәргә уйладык”, – ди Вакыф фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Якын киләчәктә мондый төр кибетләр республикабызның башка шәһәрләрендә дә ачылачагын хәбәр иттеләр. Бүген ишекләрен ачкан бутик – “Зәкәт” эшчәнлегенең бер тармагы гына. Гомумән, социаль хезмәт Татарстан Диния нәзарәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикабызның ятим балалар йортлары белән элемтәләр булдырылды, 15 волонтерлар төркеме оештырылды. Бу юнәлештә нәзарәтнең хәйрия һәм яшьләр бүлеге актив эш алып бара.
- Мөселманнарга Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларны үтәргә һәм зәкәт чыгарырга булышу максатыннан оештырылган “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган пенсионерларга, дини уку йортларына ярдәм күрсәтә; волонтерлар хәрәкәтенә, авыл җирлекләрендәге грант алган имамнарга дә күзәтчелек итә. Без мөселманнарга булышырга тиеш. Бер мөселман икенче бер фәкыйрь мөселманны киендерсә, аңа җәннәттә үзенә яшел кием насыйп булыр. Безгә кием салым китерүчеләр дә шактый күп, иң куандырганы шул, – ди “Зәкәт” фондының генераль директор урынбасары Илнур Әлмәтов.
Г.Тукай урамының 3 йортында урнашкан “Зәкәт” фондына теләгән һәр кеше кием китерә ала. Шарт гади: кием чиста, матур булсын. Бүген ачылган бутикка “Яңа Гасыр” каналында эшләүче Рания Юнысова да бер кочак кием-салым алып килде. “Журналист буларак вакыйганы яктыртырга барачагымны белгәч, өйдәге киемнәрне барлап чыктым. Әни инде киелмәгәннәрне бер янчыкка җыеп та куйган булган икән. Кемнедер шулар белән куандыра алам икән, бик шатмын. Исраф итәргә ярамый бит. “Зәкәт”нең шундый проекты безгә дә, мохтаҗларга да бик кулай, дип табам әле”, – ди Рания.
Әйе, ятимнәрне кайгырту, мохтаҗларга булышу татарның милли менталитетының төп кыйбласы булып тора шул. Хәйриячелек турында сүз кузгатканда мин еш кына Чыңгыз Айтматовның сүзләрен искә төшерәм: “Адәмгә иң кыены – көн саен адәм булып калу”. Янәшәбездә яшәгән инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз карт-корыга ярдәм кулы суза белү – адәм баласының асыл сыйфаты. Хәдисләрдә дә бер-берегез белән изгелектә ярыш диелгән ич.
intertat.ru,Мөршидә КЫЯМОВА



