Әбу Хәнифә хәзрәтләренә багышланган дәресләр

27 май 2016 ел 13:06
Әбу Хәнифә хәзрәтләренә багышланган дәресләр

26 майда Чаллының “Тәүбә” мәчетендә Әбу Хәнифә хәзрәтләре һәм ул нигез салган мәзһәб кыйммәтләре хакында дини дәресләр үтте. Ул кичке 19 сәгатьтә башланып, ястү намазы алдыннан гына төгәлләнде. Дәрескә килүчеләр алдында мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев, шәһәрнең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин Әбу Хәнифә хәзрәтләренең тормыш юлы, аның ничек итеп гыйлем алуы, укучылары, ул калдырган мирас, ата-бабаларыбызның ни өчен бу мәзһәбне сайлавы, ни өчен гыйбадәтләребезне шул мәзһәб буенча тотарга тиешлеге хакында тәфсилләп һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

Мәчеттә мондый дәресләр дәвам итәчәк.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы