Мәдрәсәдә баш казый дәрес бирде

27 май 2016 ел 13:10
Мәдрәсәдә баш казый дәрес бирде

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында “Рамазан аен каршылап” дип исемләнгән очрашу-дәрес узды.

Һиҗри исәп буенча 1437 нче елның рамазан ае башланырга да ун көннән азрак вакыт калып бара. Изге айга әзерлек йөзеннән, мәдрәсә җитәкчелеге читтән торып уку бүлегендә белем алучы шәкертләр өчен махсус чара оештырды. Әлеге чараны үткәрүчеләргә, аерым алганда, мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинга рәхмәт белдереп, очрашуга килгән Җәлил хәзрәт шәкертләрнең уразага кагылышлы сорауларына җавап бирде, рамазан аен үткәрү барышында, ифтарлар үткәргәндә халык арасында, җәмәгатьчелектә килеп чыга торган кайбер мәсьәләләргә аңлатмалар биреп үтте һәм шулай ук мәчет-мәхәлләләрдә имам булып хезмәт итүчеләргә тәҗрибәсеннән чыгып, үзенең киңәш-нәсыйхәтләрен дә җиткерде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә килгәнчә, айларның иң олугысы – рамазан ае. Әлеге айның әһәмияте турында Җәлил хәзрәт очрашуда катнашучыларга түбәндәгеләрне җиткерде:

– Адəм баласының асылы ике асылдан гыйбарəт. Аңарда нəфес бар — хайвани асыл һəм акыл, аң бар — монысы фəрештəлəрдəн килгəн асыл. Адəм баласының бөтен яшəеше шушы ике асылының көрəшеннəн гыйбарəт. Гомер буе адəм баласының нəфес белəн аңы көрəшə. Аллаһы Раббыбыз Коръəни-Кəримдə «Əт-Тин» («Инҗир агачы») сүрəсенең 4 нче аятендə: “Мин акыл биреп, сезне бөтен мəхлукаттан өстен иттем”, — ди. Кем үзенең акылы белəн, аңы белəн нəфесен җиңə алса – ул кеше Аллаһы Тəгалə хозурында фəрештəлəрдəн дə өстен булыр. Шушы сүрəнең 5 нче аятендə Аллаһы Раббыбыз: “Мин кайберəүлəрне түбəннəн дə түбəн төшерермен”, — ди. Болары кемнəр? Болары — нəфеслəрен акылларыннан өстен куючылар, ягъни өстенлекне нəфескə биргəн кешелəр. Һəм алар турында Аллаһы Раббыбыз: “Түбəннең дə түбəненə, хайваннан да түбəнгə төшəрлəр”, — дип әйтә. Без үзебезнең тормышыбызда моның мисалын ачык күрмибезмени: дуңгыздан да, хайваннан да яманрак булып аунап ятучылар юкмыни? Балаларына, əти-əнилəренə кул күтəргəн кешелəрне белмибезме? Менə бу — хайваннан да түбəн төшү түгелме? Бер генə хайван да баласын каһəрлəми. Бер генə хайванның да баласы яшь вакытта ата-анасын каһəрлəми. Бер генə хайван да баласын үтерми. Без үзебезнең бозыклыгыбыз белəн, нəфес артыннан кууыбыз белəн түбəннəн дə түбəн баскычка төшəбез. Əмма Аллаһы биргән рамазан ае, ураза безгə нəфесебездəн өстен икəнебезне, аны җиңə алуыбызны күрсəтергə мөмкинлек бирə.

Ахырдан: “Без рамазан-шəрифтə үзебезнең Аллаһы хозурына барасыбызны бигрəк тə еш исебезгə төшерергə тиеш. Аның каршында җавап тотасыбыз бар. Адəм балалары каберлəреннəн ашыйсылары килеп, гаҗиз булып кубарылырлар. Ә рамазан аенда ураза тоткан кешелəр исә хуш ис

белəн кубарылырлар, фəрештəлəр аларның тамагын туйдырып, сөаль вакытында, сөаль мəйданында алар ачлык һəм эчəсе килүнең нəрсə икəнен белмəслəр”, – дип җиткерде Җәлил хәзрәт.

Очрашу барышында күп кенә сорауларга ачыклык кертелде. Әйтик, фидия яисә фитыр сәдакаларын тапшыру, тәравих намазларын укыту, гает намазын үткәрү, яшүсмерләрне заман афәтләреннән саклау буенча тәфсилле җаваплар булды.

Дәресне тыңлаучыларга Җәлил хәзрәт “Локман хәким нәсыйхәтләре” китабының өченче басмасы дөнья күрү турында хәбәр бирде һәм аны мәдрәсәбез китапханәсенә бүләк итте. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы