Әлмәт имамнары Рамазан аена әзерләнә

30 май 2016 ел 09:47
Әлмәт имамнары Рамазан аена әзерләнә

Бу ялларда Әлмәт районында имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җитәкчелегендә имамнар  җыелышы булды. Җыелыш барышында мөхтәсиб күптән түгел булып узган имамнар форумы һәм «Изге Болгар жыены» хакында тәфсилләп сөйләде, чараларның шактый гына тарихи вакыйгаларга бай булуын да әйтте.

Зиратларның санитар торышын яхшырту һәм төзекләндерү максатыннан Хәтер айлыгы игълан ителүе хакында да сүз булды. Район мөселманнарына ошбу чарада активлык күрсәтергә, имамнарга үз мәхәлләләрендә бу эшне оештыру юлларын  барларга кирәклеге турында әйтелде.

Фәһим хәзрәт якынлашып килүче Изге Рамазан аена әзерлек чарларын күрү кирәклеге хакында да җиткерде. Мәгълүм булганча, республика мәчетләрендә 5 июнь көнне беренче тәрәвих намазы булачак, ә 6 июньдә ураза башлана. 2016 елга зәкят нисабы күләме - 224000 сум.

Фитыр сәдака нисабы күләме  - 21600 сум.

Мәчетләрдә тәраваих 20 рәкәгать укыла.

Уразаның соңгы көне – 4 июль.

Ураза бәйрәме -  5 июль.

Бәйрәм намазы башлану вакыты сәгать 7.00дә.

Фитырның  күләме  - 100-600 сум.

Фидия  күләме – 200 сум.

Җыелыш барышында “Бигаш” һәм “Нурсали” мәчетләренең яңа имамнары белән дә таныштырдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы