Р.Фәхретдин исемендәге мөселман мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды

30 май 2016 ел 09:51
Р.Фәхретдин исемендәге мөселман мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды

22 май көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге мөселман мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. Чара шәһәрнең үзәк мәчетендә узды.

-       Өч ел уку дәверендә сез дини өлкәдә белемнәрегезне шактый тирәнәйттегез. Аллаһ Тәгаләгә сезгә бу юлны тиешле дәрәҗәдә үтәргә ярдәм итте. Киләчәктә дә сезгә Аллаһ Тәгаләнең юлыннан барып, өммәтебез өчен күп кенә файдалы гамәлләр эшләргә насыйп әйләсен, - дип сөйләде мәдрәсә директоры Фәһим хәзрәт.

Ул 11 кызга һәм 4 егеткә дипломнар тапшырды. Шәкертләрне тәбрикләргә район администрациясе, «Хәзинә» район газетасы вәкилләре һәм район аксакаллары килгән иде.

Шул ук көнне мәдрәсенең кичке бүлегендә белем алучыларга да дипломнар тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы