22 май көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге мөселман мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. Чара шәһәрнең үзәк мәчетендә узды.
- Өч ел уку дәверендә сез дини өлкәдә белемнәрегезне шактый тирәнәйттегез. Аллаһ Тәгаләгә сезгә бу юлны тиешле дәрәҗәдә үтәргә ярдәм итте. Киләчәктә дә сезгә Аллаһ Тәгаләнең юлыннан барып, өммәтебез өчен күп кенә файдалы гамәлләр эшләргә насыйп әйләсен, - дип сөйләде мәдрәсә директоры Фәһим хәзрәт.
Ул 11 кызга һәм 4 егеткә дипломнар тапшырды. Шәкертләрне тәбрикләргә район администрациясе, «Хәзинә» район газетасы вәкилләре һәм район аксакаллары килгән иде.
Шул ук көнне мәдрәсенең кичке бүлегендә белем алучыларга да дипломнар тапшырылды.



