Чистай мөслимәләре берлеге активистлары ялларда Әнәс мәчете тирәсендә хәйрия ярминкәсе оештырды. Ярминкәгә килүчеләргә мөслимәләр пешергән тәм-томнар, алар ясаган төрле-төрле кул эшләре, мөселман товарлары, баш киемнәре тәкъдим ителде. Сатудан алынган керем авыру балаларга ярдәм итүгә тотылачак.
Мәгълүм булганча, мөслимәләр беренче шундый чараны Иман мәчетендә оештырган иде. Киләчәктә районның башка мәчетләрендә дә хәйрия чарасын уздыру планда бар, дип хәбәр иттеләр Чистай мөхтәсибәтендә.





