Бүген Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар хәзрәт Баязитов РФ Юстиция министрлыгы ТР буенча идарәсенең координацион совет утырышында катнаштылар.
Утырыша барышында күптөрле сораулар каралды. Аерым алганда, Диния нәзарәтенең һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән хөкем ителгәннәр белән эшләү юнәлешендә хезмәттәшлекне камилләштерү мәсьәләләре.
Чарада шулай ук Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева катнашты.
Утырышта Диния нәзарәте тарафыннан хөкем ителгән мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге оештырылачагы, колонияләрдәге дини әдәбиятны тикшерү юнәлешендә килешү төзелүе турында да хәбәр ителде. Киләчәктә Россия ислам университеты базасында Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хезмәтәрләре өчен дин дәресләре оештыру да күздә тотыла.






