Нәзарәт вәкилләре хөкем ителгән мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге оештыру хакында сөйләште

30 май 2016 ел 15:41
Нәзарәт вәкилләре хөкем ителгән мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге оештыру хакында сөйләште

Бүген Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар хәзрәт Баязитов  РФ Юстиция министрлыгы ТР буенча идарәсенең координацион совет утырышында катнаштылар.

Утырыша барышында күптөрле сораулар каралды. Аерым алганда, Диния нәзарәтенең һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән хөкем ителгәннәр белән эшләү юнәлешендә хезмәттәшлекне камилләштерү мәсьәләләре.

Чарада шулай ук Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева катнашты.

Утырышта Диния нәзарәте тарафыннан хөкем ителгән мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге оештырылачагы, колонияләрдәге дини әдәбиятны тикшерү юнәлешендә килешү төзелүе турында да хәбәр ителде. Киләчәктә Россия ислам университеты базасында Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хезмәтәрләре өчен дин дәресләре оештыру да күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы