30 май көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мәдрәсә җитәкчеләре җыелды. Мәдрәсә җитәкчеләре җыелышы мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендә үтте. Шулай ук сөйләшүдә нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, РИИның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина катнашты.
Мәдрәсә вәкилләре 2015-16 уку елына йомгак ясадылар, чыгарылыш курс шәкертләренең эшкә урнашу мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Шулай ук 2016-17 уку елына әзерлек, мәдрәсәләр базасында мәчеттә дини тәрбия бирүче остазларның белемен күтәрү курсларын оештыру хакында фикерләштеләр.
Җыелышта 2016 елда мәдрәсәләрдә уздырылган аудитның гомуми һәм кыскача нәтиҗәләре дә хәбәр ителде.




