Чистай мөхтәсибәтендә Әнәс мәчетенең җиде еллыгын зур бәйрәм белән билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Чистай районы һәм Татарстанның башка шәһәр-районнарыннан килгән кунаклар арасында теннис, шахмат һәм футбол буенча ярышлар узды.
Бәйрәм, гадәттәгечә, Коръән аятьләрен уку белән башланды. Әнәс мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм башка чакырылган кунаклар мәхәллә халкына котлау сүзләрен ирештерде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәчетнең имам-хатыйбына һәм меценат Таһир Әхмәтҗановка рәхмәт хатлары тапшырылды.







