Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәхрәйн Корольлегендәге Манама шәһәрендә хаҗны оештыруга кагылышлы конференция эшендә катнашты.
Чарада шулай ук Бәхрәйндәге имам Әнәс ибне Мәликнең җәмгыяте рәисе Ибраһим Мүрейхи һәм Бәхрәйндәге Пакыстан илчелеге вәкиле катнашты.
Бүген, 31 май көнне, Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам эшләре буенча Югары шура рәисе Хәлид Габдулла Габделгазиз Ашшомели белән очрашты.Соңрак мөфти хәзрәтләре Бәхрәйннең Юстиция һәм Вакфлар министры урынбасары Фәрит бин Якуб белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, Татарстан мөселманнарының яшәеше һәм вакфлар системасын кайтару хакында сөйләште.
Очрашу ахырында ике як истәлекле бүләкләр биреште.



