Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Бәхрәйн Корольлегендә

31 май 2016 ел 14:01
Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән  Бәхрәйн Корольлегендә

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәхрәйн Корольлегендәге Манама шәһәрендә хаҗны оештыруга кагылышлы конференция эшендә катнашты.

Чарада шулай ук Бәхрәйндәге имам Әнәс ибне Мәликнең җәмгыяте рәисе Ибраһим Мүрейхи һәм Бәхрәйндәге Пакыстан илчелеге вәкиле катнашты.

Бүген, 31 май көнне, Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам эшләре буенча Югары шура рәисе Хәлид Габдулла Габделгазиз Ашшомели белән очрашты.Соңрак мөфти хәзрәтләре Бәхрәйннең Юстиция һәм Вакфлар министры урынбасары Фәрит бин Якуб белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, Татарстан мөселманнарының яшәеше һәм вакфлар системасын кайтару хакында сөйләште.

Очрашу ахырында ике як истәлекле бүләкләр биреште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы