Гаилә мәчете ифтарлар уздырырга чакыра

01 июнь 2016 ел 15:33
Гаилә мәчете ифтарлар уздырырга чакыра

Бу хакта Гаилә мәчетенең рәсми сайты - gailya.ru хәбәр итә. Ифтар уздыруга чакыруда түбәндәгеләр язылган:

"Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү! 5 нче июньдә беренче тәравих намазына басабыз, 6 сы көнне беренче сәхәргә торабыз, иншаллаһ. Шушы изге айда фарыз уразаларыбызны тотып, аның кабуллыгына, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булса иде!

Бу айда кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, ди. Башка күп мәчетләрдәге кебек безнең Гаилә мәчетендә дә  бер күркәм гадәт бар: мәхәлләдәшләр белән җыелып авыз ачабыз. Хәтта 300 кешелек табын корырлык урыныбыз, тәҗрибәле аш-су осталарыбыз бар. Шушы изге гамәлгә катнашырга — ифтар ашы уздырырга теләүчеләр 8 (843) 223 06 62 телефоны аша яки Казанның Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан мәчетебезгә килеп, хәзрәтләребезгә мөрәҗәгать итә ала.  Изге ниятләрегезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы