Бу хакта Гаилә мәчетенең рәсми сайты - gailya.ru хәбәр итә. Ифтар уздыруга чакыруда түбәндәгеләр язылган:
"Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү! 5 нче июньдә беренче тәравих намазына басабыз, 6 сы көнне беренче сәхәргә торабыз, иншаллаһ. Шушы изге айда фарыз уразаларыбызны тотып, аның кабуллыгына, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булса иде!
Бу айда кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, ди. Башка күп мәчетләрдәге кебек безнең Гаилә мәчетендә дә бер күркәм гадәт бар: мәхәлләдәшләр белән җыелып авыз ачабыз. Хәтта 300 кешелек табын корырлык урыныбыз, тәҗрибәле аш-су осталарыбыз бар. Шушы изге гамәлгә катнашырга — ифтар ашы уздырырга теләүчеләр 8 (843) 223 06 62 телефоны аша яки Казанның Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан мәчетебезгә килеп, хәзрәтләребезгә мөрәҗәгать итә ала. Изге ниятләрегезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!"




