Мөфтинең "Ураза" китабы дөнья күрде

01 июнь 2016 ел 17:39
Мөфтинең "Ураза" китабы дөнья күрде

“Хозур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ураза” дип аталган китабын нәшер итте.

Ураза - Аллаһы Тәгалә фарыз итеп йөкләнгән иң җаваплы гамәл. Мондый җаваплы гамәлне башкарып чыгу өчен, дөрес ниятләү, ураза тотканда сәламәтлеккә зарар китерми торган төрле кагыйдәләрне белү зарури.

Китапта ураза һәм рамазан ае турындагы  Коръән аятьләре һәм хәдисләр, догалар,  төрле дәверләрдәге пәйгамбәрләрнең ураза тотулары хакында хикәятләр, шулай ук ураза гамәленең тарихы, шәригать хөкемнәре турында язылган.

Китап уразага кагылышлы белешмәлек һәм вәгазьләр сөйләгәндә алыштыргысыз ярдәмлек буларак та әһәмиятле.

Китапны күпләп сатып алу өчен “Хозур” нәшрият йортына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, т. +7 (843)202-07-74. Шулай ук нәшриятның электрон кибете бар: http://huzurshop.ru/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы