31 май көнне Буаның “Хаҗилар” мәчетендә район мөхтәсибәтенең аксакаллар җыены үткәрелде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт аксакалларны якынлашып килүче изге Рамазан ае белән котлады, мөхтәсибәтнең бу айга ниятләгән эшләре белән таныштырды.
Мөхтәсиб, шулай ук, башкалабыз Казан шәһәрендә узган аксакаларның җыены турында сөйләде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгын аксакалларга җиткерде. Анда аксакаллар белән эш ничек алып барылырга тиешлеге турында язылган.




