Рамазан ае башлануга берничә көн кала Кукмара Үзәк мәчетендә Казан шәһәренең “Әмәт тавы” мәчете имамы Равил хәзрәт Бикбаев вәгазе булды. Ураза темасына вәгазь булачак дип алдан игълан ителгәч, халык бик күп килгән иде ул көнне. Равил хәзрәт Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләгәннән соң, ошбу айда кылына торган гыйбадәт төрләре, аерым алганда ураза, дога кылу, зикер-тәсбих, Коръән уку, ифтар мәҗлесләре оештыру, сәдакалар бирү һәм тәравих намазы хакында бик тә мәгънәле мәгълүмат җиткерде.
Вәгазь ахырында хәзрәт тыңлаучыларның сорауларына җавап биреп, намаз вакытлары буенча аңлатма бирде, шулай ук укол ясау, күзгә дару салу, колакка су керү кебек нәрсәләр уразаны бозмаганын, онытып уразада ашауның ялгышлык белән су яки ризык йоту аермасын, мосафир хөкемнәрен һәм фидия мәсьәләсен дә аңлатты.
Җыенда катнашкан Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин кунакка рәхмәтен җиткереп, барлык мөселманнарга ураза гыйбадәтен җиңеллек белән башкарып чыгуны, Аллаһ рәхмәтенә ирешүне теләп калды.
Ришат Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире



