Мөфти Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты

06 июнь 2016 ел 11:35
Мөфти Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты

4 июньдә Татарстан белән чиктәш Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы үзәгендә оештырылган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Сергей Морозов, Россиянең 30га якын төбәгеннән 500дән артык кунак катнашты.

Кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук  баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка дин әһелләре бар иде.

Бүгенге көндә Кулатка авылында биш мәчет эшләп килә. Татарстан дин әһелләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә авылның "Әнвәр" мәчетендә булдылар. 

Мәгълүм булганча, Ульян өлкәсендә Иске Кулатка районы мәчетендә дистә елдан артык инде "Кулатка укулары" уздырылып килә. Дин әһелләре танылган шәех Хәбибулла ишан Хансөяров (1805-1897) каберен зиярат кылалар. Кунаклар татар-мөселман дөньясында мәгълүм шәхес – галим һәм дин әһеле ишан Хәбибулла хәзрәт рухына догалар укып искә алалар. Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында танылган ишанга багышланган “Хансөяров укулары”нда да катнашалар. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров киләсе елда сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туеПенза өлкәсенең 10 мең татар яшәгән Урта Әләзән авылында узачагын хәбәр итте. Авыл Сабан туе символы Пенза вәкилләренә тапшырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы