Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Изге Рамазан ае алдыннан – 2 июньдә мөселман яшьләре арасында мини-футбол турниры уздырды. Уен “Тәүбә” мәчете янындагы ачык мәйданда барды. 18-30 яшьләрендәге мөселман спортчылары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Беренче таймда беренче санлы команда алга чыкса да, уен ахырында исәп тигезләнде. Шулай итеп спортчылар матчтан яхшы кәеф белән таралыштылар. Уен тамашачыларга да бик ошады.
Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Рушат Насретдинов белдерүенчә, мөселман яшьләре арасында футбол турнирлары дәвам итәчәк.



