Чаллыда мөселман яшьләре турниры үткәрелде

07 июнь 2016 ел 10:51
Чаллыда мөселман яшьләре турниры үткәрелде

Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Изге Рамазан ае алдыннан – 2 июньдә мөселман яшьләре арасында мини-футбол турниры уздырды. Уен “Тәүбә” мәчете янындагы ачык мәйданда барды. 18-30 яшьләрендәге мөселман спортчылары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Беренче таймда беренче санлы команда алга чыкса да, уен ахырында исәп тигезләнде. Шулай итеп спортчылар матчтан яхшы кәеф белән таралыштылар. Уен тамашачыларга да бик ошады.

Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Рушат Насретдинов белдерүенчә,  мөселман яшьләре арасында футбол турнирлары дәвам итәчәк.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы