Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның “Бизнес-online” интернет басмасында дөнья күргән мәкаләләр циклы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус призына лаек булды. Җиңүчеләрне 3 июнь көнне Мәскәүдә Хаджимурат Гацаловның “Ислам. На острие атаки” китабы презентациясе кысаларында бүләкләделәр.
Мәгълүм булганча, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әлеге бәйгене 2015 елның сентябрендә игълан иткән иде. Эшләр 1 апрельга кадәр кабул ителде. Киләчәктә эшләр рус, инглиз һәм гарәп телләрендә дә кабул ителәчәк, ә бүләкләү фонды 1 млн. сум тәшкил итәчәк.
Рөстәм хәзрәт Батырның ислам мәдәнияты мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән түбәндә таныша аласыз:
«Декор «Кул Шарифа» разрешает фундаментальный парадокс, не поддающийся рациональному осмыслению»,
«Образ исламской мини-юбки становится символом нашей эпохи»,
«Ислам и пустота»




