6 июнь көнне Буа мөхтәсибәте белән берлектә районның Госман, Хаҗилар мәчетләрендә һәм 5 нче мәхәлләдә Рамазан ае уңаеннан Коръән хәтем итүне оештырдылар. Хәтемне ике Коръән-хафиз алып бара. Алар бер ай дәвамында Коръәнне тулысынча укыячак. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Шунысын да әйтергә кирәк, Рамазан аен олылап Буа мөселманнары шәһәр халкына бүләк ясаган. Изге ай дәвамында Ефремов урамы буенча өч автобус бушлай йөриячәк. Әлеге автобусларга “Рамазанга Буа мөселманнарыннан бүләк” дигән табличка да эленгән. Бу эшкә өлешен керткән мөселманнарга Аллаһының изге рәхмәтләре булсын!








