Бүген Россия ислам институтында кунакта Франциянең Эчке эшләр министрлыгының дин эшләре буенча киңәшчесе Жан-Кристоф Посель булды. Мөхәтәрәм кунакны Франция илчесенең беренче киңәшчесе Николя-де Лакост һәм консул Андрей Ершов озатып йөрде.
Алар РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашып, уку йортының эшчәнлеге белән якыннанрак танышты, дини белем бирү юнәлешендәге казанышлар хакында һәм Татарстандагы төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәү серләре хакында да сөйләште. Кунаклар шулай ук РИИ студентлары белән очрашты һәм китапханәдә булды.




