“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында Татарстан мөселман яшьләре нәзарәтнең “Зәкят” фонды белән берлектә рамазан ае кысаларында макулатура җыюны оештырды. Макулатура җыю көне - 16 июнь. Макулатураны тапшырудан кергән акчага аз керемле гаиләләргә азык-төлек алыначак.
Макулатураны ТР МДН бинасына китерергә кирәк (Лобачевский ур., 6/27, сәгать 15.00гә кадәр)
Белешмәләр өчен телефон: 8-9270-333-142 Айгөл Биктимирова.



