Быел Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәре тәгаенләнгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указ имзалаган.
ТРның “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2016 нчы елның 5 нче июле ай календарена туры китереп һәм традиция буенча Ураза гаетен бәйрәм итүнең беренче көне буларак билгеләнгән. 2016 нчы елның 12 нче сентябре - Корбан бәйрәме башланасы көн.
525 нче номерлы указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 11 нче июньдә имзаланган.
“Татар-информ”



