Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандарты комитеты таныклыгына ия булды.
Бу департамент Казанның мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләренә ярымфабрикатлар әзерли. Предприятиедә хәләл продукция җитештерү өчен барлык шартлар булдырылган. Сыер һәм кош итләреннән ярымфабрикатлар әзерләү аерым цехларда башкарыла, цехлар хәләл булмаган продукция җитештерү зонасыннан күчмә рәшәткәләр белән бүленгән.
Хәләл продукцияне һәр атна саен җомга көнне җитештерү планлаштырыла. Бу көнне хәләл булмаган продукция җитештерелмәячәк. Ярымфабрикатлар өчен чимал "Хәләл" комитеты таныклыгына ия булган предприятиеләрдән киләчәк. Барлык таләпләрнең үтәлүен комитет белгече контрольдә тотачак.
Җитештерелгән хәләл продукциянең кайсы мәктәпкәчә учреждениегә һәм мәктәпкә таратылуын балаларның ата-аналары һәм учреждение директорлары хәл итәчәк. Уку елы башына мониторинг ясалачак, шуның нигезендә хәләл продукция белән тәэмин ителәчәк учреждениеләрнең исемлеге төзелә.
«Татар-информ»



